Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Телеңне йотарлык “көпшә”

Чәй янына тиз һәм җиңел әзерләнә торган ризык рецепты.

Һәр әни балаларын тәм-томнар белән сыйларга тырыша. Махсус табада әзерләнә торган “трубочкалар”ны күпләр яратадыр.  Аны әзерләүнең берничә төре бар. Без сезгә иң җиңелен тәкъдим итәбез.

Иң элек камыр өчен кирәкле әйберләрне әзерләп куегыз:

5 йомырка

1 кап ак май яки маргарин

1 стакан шикәр комы

1 кап камыр йомшарткыч

Чама белән он

 

Барлык ингредиентларны салып, яхшылап болгатабыз. Камыр каймак кебек йомшак булырга тиеш. Камырны махсус табага салып, ике яклап пешереп алабыз. Пешеп җиткәч, көпшә рәвешендә төрәбез. Телеңне йотарлык ризык әзер дә!

Табыннарыгыз мул, ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев