Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Телеңне йотарлык лагман рецепты

Лагман пешерергә өйрәнәбез

Лагман тәмле булсын өчен нәрсә кирәген уңган хуҗабикәләр әйбәт белә. Әлбәттә, тәмләткечләр! Әлеге рецепт та тәмләткечләргә бай.
 

Кирәк булачак тәмләткечләр:
Кипкән, шәмәхә төстәге базилик — 1 б. к.
Зира — 1 б.к.
Кориандр, кипкән селдерей, бадьян — тәм буенча
Тоз — 1 б.к. артыграк
5 тырнак сарымсакны, имбирьне уабыз. Чили борычын орлыкларыннан арындыргач, вак-вак итеп турыйбыз. Казанда зур итеп туралган 2 кызыл суганны кыздырып алабыз. Шуңа 400 гр сыер ите (4*4 см туралган) өстибез. 10 минутлап суганлы ит кыза. Шуннан шакмаклап туралган яшелчәләрне өсти башлыйбыз:
— 3 селдерей
— 2 болгар борычы
— 2 помидор
— 3 бәрәңге
— 1 кишер
— 1 яшел ачы торма
Хәзер 1-1.5 литр шулпа салырга кирәк. 30 мин тирәсе томалап пешерәбез.
Ул арада табага май салып баягы тәмләткечләрне кыздырабыз. 3 минут кыздыру җитә, шуннан соң аларны да казанга салабыз.
Шуннан утны сүндереп куегыз: үзе пешеп бетәргә тиеш. Лагманга токмачны пилмәннән артып калган камырдан үзегез киссәгез дә була, кибетләрдә дә сатыла.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев