Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Тәмле чәй рецептлары

Урамнан туңып кергәч, салкын кышкы кичләрне тәмле чәйләр эчеп уздырыгыз.

Урамнан туңып кергәч, салкын кышкы кичләрне тәмле чәйләр эчеп уздырыгыз. Кайнар чәй якыннарыгыз белән әңгәмәне тагын да җылы итәр. Ә без сезгә берничә хуш исле чәй төнәтү ысулын тәкъдим итәбез.

1. Лимон, имбирь һәм корицалы чәй
Чәйнектә кара чәйне пешерегез, 2 чәй кашыгы вак итеп туралган имбирь, корица таягы салыгыз. 10 минут төнәткәннән соң лимон өстәгез. Теләгән кеше шикәр комы да сала ала.
2. Әфлисун һәм бөтнекле чәй
Яшел яки кара чәйне чәйнеккә салыгыз, әфлисун кабыгын турап өстәгез. 10-15 яфрак бөтнек тә кушыгыз. 10 минут төнәтегез. Әзер булгач әфлисун кисәкләрен дә салсагыз була.
3. Карлыган яфрагыннан чәй
Кайнар су өстенә кара яки яшел чәй салыгыз, 5-7 кипкән карлыган яфрагы өстәгез. Тагын өстеннән кайнар су белән пешереп алыгыз. 5-7 минут төнәтергә кирәк.
4. Роза белән чәй
Роза чәчәгенең таҗларын киптерәбез. 1 бал кашыгы чәйгә 4-5 таҗны салып болгатабыз. Катнашманы өсте каплаулы банкада саклагыз, кирәк чакта алып пешерегез.
5. Салкын облепиха чәе
Облепиха һәм бөтнек яфракларын кайнар суга салабыз, 10-15 минут тотабыз. Яфракларны җыеп алып бал кушабыз. Суытыр өчен боз кисәкләре салып бирелә. Әлеге чәй салкын килеш бик тәмле, шуңа суытып эчәргә киңәш ителә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев