Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Туклану буенча киңәш

Туклану

Ашау, барыннан да бигрәк, тулы булырга һәм төрле ризыклардан торырга тиеш. Энергиянең төп чыганаклары булып углеводлар һәм майлар (липидлар) тора. Беркайчан да артыгын ашарга кирәк түгел, ул ризыкның авыр үзләштерелүенә китерә. Ризыкны аз-азлап тәүлегенә 3-4 тапкыр кабул итәргә кирәк. Көненә, әйтик, ике мәртәбә күпләп ашау нык зыянлы. Өч тапкыр ашаганда иң туклыклысы көндезге аш, иң җиңеле кичке аш булырга тиеш. Ашаганда уку, катлаулы мәсьәләләр чишү, телефонда утыру зыянлы. Ашыгып, азыкны чәйнәмичә йоту шулай ук ашкайнату системасына начар тәэсир итә. Азык яхшы эшкәртелсен өчен тешләрне дә карап тору кирәк. Коры-сары ашап йөрү дә яхшы түгел. Тукланганда шәхси гигиена һәм санитария таләпләрен үтәү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев