Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Үзең ясаган тәмлерәк!

Сезгә өй шартларында туңдырма ясауның берничә төрен тәкъдим итәбез. Үзегезгә җайлы булганын сайлап, ясап карагыз әле.

 

Балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яраткан ризыгы булган туңдырмада кеше организмы өчен 100 төрле файдалы матдә – аксымның 20 аминокислотасы, май кислоталарының 25 төре, 30 төрле минераль тозлар, матдәләр алмашыну өчен ферментлар, 20 төрле витамин, фосфор, магний, тимер бар икән. Бүген сезгә өй шартларында туңдырма ясауның берничә төрен тәкъдим итәбез. Үзегезгә җайлы булганын сайлап, ясап карагыз әле.

Бананлы туңдырма

Кирәк булачак:

3 банан;

60 мл сөт;

бер чеметем ванилин

Эш тәртибе:

Бананны түгәрәкләп кисәбез һәм берничә сәгатькә туңдыргычка  катырырга куябыз. Блендер белән изелгән бананны сөт һәм ванилин белән бергә кушып болгатабы. Әзер массаны киң формага салып, өстен каплап 1-2 сәгать кабат суыткычка куябыз.

 

Куертылган сөт белән җиләкле туңдырма

Кирәк булачак:

480 мл каймак;

380 г куертылган сөт;

150-200 г йорт җиләге (клубника)

Эш тәртибе:

Каймакны крем массасы кебек булганчы миксер ярдәмендә яхшылап болгатабыз. Куертылган сөт өстибез, кабат болгатабыз. Йорт җиләген турап, каймаклы массага салып, барысын да әйбәтләп болгатабыз. Туңдырманы формага салып, 3-4 сәгатькә суыткычка куябыз.

 

Бөтнек белән шоколодлы туңдырма

Кирәк булачак:

250 мл сөт;

130 г шикәр комы;

1-2 уч бөтнек;

5 йомырка сарысы;

500 г каймак;

100-150 г шоколад.

Эш тәртибе:

Кәстрүлгә сөт, шикәрнең яртысын һәм бөтнек яфракларын салабыз. Бөтнекнең ботакларын кушарга кирәкми, бары тик яфракларын гына алабыз. Сөтне болгата-болгата сүрән утта җылытабыз, кайнатып чыгармыйбыз.

Җылынгач, уттан алып, бөтнек тәме сеңсен өчен , бер сәгатькә калдырабыз. Вакыт узгач, сөтне сөзәбез һәм яңадан җылытып алабыз.

Аерым савытта йомырканың сарысын калган шикәр комы белән яхшылап туглыйбыз. Йомыркалы катнашмага әкренләп сөтне дә салабыз. Массаны сүрән утка куеп әкренләп, куерганчы болгатабыз.

Әлеге массалы кәстрүлне бозлы суга урнаштырып, яңадан болгатабыз, каймак өстәп, миксер белән болгатабыз. Крем кебек куергач, махсус формага бушатып, туңдырманы 4-5 сәгатькә суыткычка куябыз. Туңдырманы һәр сәгать саен болгатып торсагыз яхшырак була. Табынга биргәндә туңдырманы шоколад белән бизәргә мөмкин.

 

Үз кулларың белән ясаган туңдырма икеләтә тәмле булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев