Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Җәй ахырына кадәр эшләп калырга кирәкле 10 эш

Җәй тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Каникул дәвамында башкарырга өлгермәгән эшләрне барлау өчен менә дигән вакыт хәзер! Без шундый 10 эш таптык.

Җәй тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Каникул дәвамында башкарырга өлгермәгән эшләрне барлау өчен менә дигән вакыт хәзер! Без шундый 10 эш таптык.

1.Каникулга бирелгән өй эшен үтәп бетер.

Әдәбият исемлеген эзләп тап, әле берничә китап булса да укырга өлгерәсең! Тапкырлау таблицасын, төп кагыйдәләрне кабатлап чык. Сентябрьдә файдасы тияр!

2. Мәктәп өчен кирәкле әсбапларны әзерләп куй.

Укучы формасы, дәфтәр, каләм, сызгыч һәм башка шундый мәктәп өчен кирәкле әйберләрне алдан хәстәрләп куйсаң яхшы. Августның соңгы атнасында кибетләрдә чират озыыын булачак.

3.Җәйге плейлист булдыр.

Дусларың белән бергә биегән, үзең генә калып уйланып утырган, сине елмаерга мәҗбүр иткән җырларны җыеп, бер плейлист булдыр. Ул сиңа җәйге хатирәләрне яңартып торырга булышыр.

4.Велосипедта йөреп кал.

Бу транспортта йөргән вакытта иминлек кагыйдәләрен дә онытма!

5.Урманда йөреп кайт.

Әлбәттә, ялгызың гына түгел! Әти-әниеңне табигатькә чыгарга күндер. Пикник ясап кайту шәп ял булыр.

6.Йолдызлар атылуын күзәт.

Август – “йолдызлар яңгыры” вакыты. Караңгырак, урам фонаре яктылыгы комачауламастай урынны сайла да күкне күзәт. Теләк теләргә дә онытма!

7.Нинди дә булса яңа шөгыльгә өйрән.

Еш кына уку елы дәвамында вакыт тыгыз була, яраткан эшләрне мәҗбүриләре алыштыра. Ә җәй – хобби өчен менә дигән вакыт!

8.Моңа кадәр бер дә башкармаган эшне эшләп кара.

Әйтик, торт пешереп яки һава еланы ясап карарга була. Бәлки, бу синең яраткан шөгылеңә дә әверелер?!

9.Чит телдә 20 сүз өйрән.

Син кайсы илгә сәяхәткә барырга теләр идең? Шул телдә 20 иң кирәкле сүзне өйрәнеп куй.

10.Бер көн Интернеттан башка яшәп кара.

Әти-әниең бөтен бала чагын Интернетсыз үткәргән. Ә син кимендә бер көн шулай булдыра алырсыңмы?  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев