Итле пицца рецепты

Камыр: 4 стакан он, 1 йомырка, 0,5 кап маргарин яки атланмай, 1 стакан кефир, 1 чәй кашыгы чәй содасы, тоз.
Эчлек: 400 г сыер ите фаршы, 2 аш кашыгы кетчуп, 4 пешкән йомырка, 2 тозлы кыяр, 200 г каты сыр, майонез һәм яшел тәмләткечләр. Кыздыру һәм табаны майлау өчен үсемлек мае.

Фаршны үсемлек маенда әзер булганчы кыздырырга, тәменчә тоз өстәргә һәм суытырга. Йомырка, яшел тәмләткечләрне вак итеп, кыярны түгәрәкләп турарга, сырны вак угычтан уарга.


пицца


Камыр басарга һәм ике өлешкә бүлеп, уклау белән җәяргә. Камыр җәемен майланган табага салырга, өстенә кетчуп сыларга, фарш җәяргә, вакланган йомырка, кыяр кисәкләрен тезеп чыгарга. Аз гына сыегайтылган майонез агызырга һәм угычтан уылган сыр сибәргә. Духовкада 30 минут пешерергә. Әзер пицца өстенә яшел тәмләткечләр сибәргә.+


Камыр белән эчлек ике пиццага исәпләнгән.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Көектә – уңыш бәйрәме Питрәч районы Көек авылындагы 1 нче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасында узган “Сөмбелә” бәйрәмендә без дә катнаштык.
    21
    0
    0
  • Блогерлыкны эшкә санамыйлар Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге блогерлар турында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 75 проценты балалары яки оныкларының блогер булуын теләми.
    43
    0
    0