Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Акчалы кош

Фэн-шуй буенча, бу кошның рәсемен аш бүлмәсенең төньяк өлешенә ябыштырып куйсаң, акчалы эшкә урнашасың, имеш. Баба кош, ягъни пеликанның байлык китерү серләрен ачыкларга тырыштык.

Буе – 150 сантиметр

Авырлыгы – 7 килограмм

Гомер озынлыгы – 20 ел

Тарих Пеликаннар моннан 40-50 миллион ел элек барлыкка килгән, ди галимнәр. Шунысы кызык: аларның тышкы кыяфәте үзгәрмәгән. Борынгы баба кошлар хәзергеләренә бик нык охшаган булган. 

Факт Баба кошның томшыгы 47 сантиметрга кадәр үсә ала. 

Сан Әлеге томшыкның аскы өлешендәге капчыкка 15 литр су яки 4 килограмм балык сыя.

Гадәт Очып китү өчен баба кош канат кага-кага йөгерә.

Сәләт Пеликаннар бер сәгатьтә 50 километр араны очып узарга сәләтле. Алар тәүлек буе бертуктаусыз оча ала.

Гаҗәп Очканда баба кошлар озын муеннарын артка бөкли һәм шул муен ярдәмендә томшыкларын тотып бара.  

Бу – кызык! Әлеге кошларның күпчелеге иртәнге сәгать тугызлар тирәсенә балык тотып, ашап туя. Көннең калган өлешен эшсез – су коенып үткәрә.

Сер Тән температурасы күтәрелсә, баба кош томшыгын ача һәм канатларын җәя. Шул рәвешле ул «суына».

Риваять Имеш, борын заманда бик көчле корылык булган. Баба кошның балалары азыксыз һәм сусыз хәлсезләнгән. Шул вакыт пеликан, томшыгы белән күкрәген ертып, балаларына үз канын эчергән. Балалары өчен үзен корбан иткән баба кош турындагы бу риваять хәтта борынгы Византия мозаикаларында да чагылыш тапкан.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев