Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

«Алтын» балык

Казан зоопаркында теләкләрне үти торган «алтын» балыклар яши, ди! Сезне дә алар белән таныштырыйк әле.

Буе – 8-10 сантиметр

Гомер озынлыгы – 6-8 ел

Тарих Бу «алтын» балыклар «колибри цихлидасы» дип атала. Әлбәттә, чынлыкта алар алтын түгел, бары тик сары төстә. Балыкларның әлеге төре Африканың Малави күлендә яши. Европа илләренә алар беренче тапкыр 1980 нче елда кертелә. Шул вакыттан соң цихлидаларны аквариумнарда үрчетә башлыйлар. 

Факт Колибри цихлидасы яши торган суның температурасы 23-28 ºС булырга тиеш. Су шуннан салкынрак яки җылырак булса, балыклар үләчәк.

Гадәт Әлеге цихлида ташлар, кыялар арасына качарга ярата.

Сәләт Әни балык уылдык чәчкәч тә аны авызына җыя һәм... уылдыклар нәни балыкка әйләнгәнче чыгармый. Бу әни балык 35 көн чамасы ашамыйча тора дигән сүз.

Сан Бер балык берьюлы 10-30 йомырка салырга сәләтле.

Төс Колибри цихлидаларының күбесе ак яки зәңгәр төстә. Сарылары табигатьтә сирәк очрый. Ә менә аквариумнарда нәкъ менә алтынсу сары төстәгеләрен үрчетергә яраталар. 

Холык Бу балыклар тыныч холыклы. Шуңа да үзләре зурлыгындагы башка төр балыклар белән дә яши алалар. Алар янына сары төстәге балыкларны гына җибәрергә киңәш ителми.

Аквариум Колибри цихлидасы өчен аквариумның зурысын сайларга кирәк. 4-5 балык яши торган аквариум кимендә 100 литрлы булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев