Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Алып кош

Алып батырлар гына түгел, алып кошлар да була икән. Бу кош хәтта кешедән дә биегрәк, ди.

Биеклеге – 2,5 метр

Авырлыгы – 150 килограмм

Гомер озынлыгы – 50 ел

Тизлеге – бер сәгатькә 70 километр

Тарих Тәвә кошы – дөньядагы иң зур кош кына түгел, иң борынгы җан ияләренең берсе дә әле. Ул моннан 55 миллион ел элек үк барлыкка килгән һәм... бик кечкенә булган, диләр. Борынгы тәвә кошлары оча да белгән. Тик тора-бара аларның гәүдәләре зурайган, дошманнарыннан качканда очып китү авырлашкан. Шуңа да бу кошлар шәп итеп чабарга өйрәнгән.     

Факт Тәвә кошының рәсми рәвештә теркәлгән иң зур тизлеге – бер сәгатькә 92 километр. 

Гадәт Әлеге кош, курыкса, башын комга тыга, диләр. Ләкин бу – ялган. Чынлыкта тәвә кошлары башларын иеп ком һәм вак ташлар ашый. Кошлар акылдан язмаган! Ком һәм ташлар азыкны яхшырак эшкәртергә булыша.

Сан Тәвә кошының баш мие авырлыгы – 42 грамм чамасы. Зурлыгы – әстерхан чикләвеге кадәр.

Сәләт Баш мие кечкенә булганлыктан, тәвә кошларының хәтере дә юк. Алар 45 секунд элек ни булганын гына искә төшерергә сәләтле.  

Гаҗәп Тәвә кошының бер йомыркасы 24 тавык йомыркасы кадәр. 

Бу – кызык! Африкадагы кайбер кабиләләр әлеге кош йомыркасының кабыгын савыт-саба буларак файдалана.

Сер Тәвә кошының фәнни атамасы грек теленнән тәрҗемә иткәндә «чыпчык-дөя» дигәнне аңлата. Чыннан да, бу кошның дөя белән охшашлыклары шактый: икесенең дә тәпиләре нык, алар озын муенлы һәм озак вакыт сусыз да яши алалар. 

 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев