Ананас турында 6 факт

 

  • Ананасның туган җире – Бразилия.
  • Ананасның 86 проценты судан тора. Анда бик күп сахароза, лимон һәм аскорбин кислоталары, В һәм А төркеме витаминнары, минераллар эрегән. Ананасның 100 граммында С витаминының тәүлеклек дозасы бар.
  • Ананасны даими ашау ашкайнату системасын җайга сала, кан басымын көйли, атеросклероздан котылырга булыша.
  • Ананас ябыгырга теләүчеләргә дә булыша. Аның составында аксым һәм майларны таркатучы ферментлар бар.
  • Кытай халкы Яңа елны ананастан башка каршы алмый. Әлеге җиләкҗимеш уңыш һәм гаилә бәхете китерә, дип санала.
  • Ананасның йомшак өлеше сөялләрдән котылырга булыша. Аны компресс рәвешендә төнгә сөялгә куеп ятарга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    43
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    31
    0
    0