Беләсем килә!
Авыз нигә ачыла?
Арып, йокы килгәндә яки бик күңелсез булганда авыз ачыла башлый. Синеке дә шулаймы? Ә нигә шулай ачылганын беләсеңме?
Арып, йокы килгәндә яки бик күңелсез булганда авыз ачыла башлый. Синеке дә шулаймы? Ә нигә шулай ачылганын беләсеңме? Арыгач, без гадәттәгедән әкренрәк сулый башлыйбыз. Димәк, организмга кислород та азрак керә. Артык углекислый газдан арыну өчен авызыбыз ачыла башлый. Авыз ачылу – организмның кислород белән туенырга тырышуы ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев