Ахалай-махалай-малахит!
Табигатьнең без белмәгән серләре бар. Алар бихисап! Мисал өчен, малахитны гына алыйк!
*Борынгылар бу искиткеч матур яшел ташның сихри көченә ышанган. Һәрвакыт малахит савыттан гына су эчсәң, хайваннар телен аңлый башларга мөмкин, дип уйлаганнар.
*Археологлар әлеге асылташтан моннан 10 мең 500 ел элек ясалган асылмалы бизәк тапканнар.
*Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажында Малахит залы бар. Анда 200дән артык эшләнмә саклана.
*Малахитны Африка, Көньяк Австралия һәм АКШта да табалар. Ләкин иң матур һәм кыйммәтлесе – Уралда табыла торганы.
*Исеңдә тот: бу ташны сабын суы белән генә чистартырга ярый. Башка матдәләр аны харап итәчәк.
*Павел Бажовның «Малахитовая шкатулка» дигән әсәрләр җыелмасы бар. Укып кара!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев