Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Бәйләүсез бияләй

Иске киемнәрне чүплеккә чыгарып ташларга ашыкма! Алардан менә дигән яңа әйберләр тегеп була. Әйтик, свитердан шәп бияләй килеп чыгачак.

Эш тәртибе:

1.Ак кәгазьгә кулыңны төшер. Каләм эзеннән 1-2 сантиметр ара калдырып, өлгене кисеп ал.

2.Өлгене свитерның читенә үк куй, акбур белән йөртеп чык.

3.Свитердан булачак бияләйне кисеп ал.

4.Бияләйне эчке ягыннан яхшылап тегеп чык. Өлгене әйләндереп, икенче бияләйне дә нәкъ шулай тек.

5.Бияләйләрне әйләндер. Алар әзер!

Кулларың өшемәсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев