Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Балалар йолдызнамәсе

Сезнең балагызның туган көне кайчан?

Кучкар

Яз көне туган балалар тынгысыз һәм бик тә энергияле. Алар бик иртә йөри һәм сөйләшә башлыйлар. Аларны тирә-юньдәге һәр нәрсә кызыксындыра. Үзләрен бик иртә ирекле тотарга өйрәнәләр, бәйсезлеккә омтылалар. Кучкарның әти-әнисенә бер киңәш: бала үз мөмкинлекләрен тулысы белән ача алсын өчен балага ышанырга кирәк.

 

Үгезбозау

Үгезбозау йолдызлыгы астында туган балалар бик тә ягымлы. Кызлар кече яшьтән үк фыртланырга ярата. Алар ‒ бик тә актив, сәләтле балалар. Игътибарлы, хезмәт сөючән һәм оста, барысын да үз куллары белән эшләргә яраталар. Үз проблемаларын үзләре чишәргә тырышалар. Күпләр бик музыкаль. Үгезбозау балаларның һәр эшен хупларга кирәк, шул чакта алар кояштан балкыган чәчәк кебек үсәчәкләр.

 

Игезәкләр

Игезәкләр йолдызлыгы астында туган балалар гадәти түгел. Системалы күнекмәләр булдырып, балаларның актив энергияләрен файдалы шөгыльләргә юнәлдерергә кирәк. Игезәк балалар бик ихлас, хисчән, ялганны тиз арада сизеп алалар.

 

Кысла

Кысла йолдызлыгы астында туган балаларның рухи иҗтыяҗлары бик югары. Кайчагында алар үз хисләрен һәм теләкләрен уйламыйча чагылдыралар. Эчке тормышлары бик бай. Малайлар әниләренә бик нык бәйләнгән. Үсмер чакта күтәренке кәефләре кискен алышына да ала. Ата-анадан балага игътибар һәм аңлау кирәк.

 

Арыслан

Арысланнар ‒ лидер балалар. Мондый балалар яңа уеннар уйлап табалар һәм

башкалар белән җитәкчелек итәләр. Дуслары арсланнарны ярата, хөрмәт итә. Арсланнар актерлык сәләтенә ия, шуңа да төрле кичәләр һәм бәйрәмнәр оештырырга яраталар. Хискә бирелүчәннәр, гадәттә, алар романтик.

 

Кыз

Кыз йолдызлыгы астында туган балаларның телләре тиз ачыла, шулай да әти-әниләренә мәшәкатьләр иртә тудыра башлыйлар. Аларның үз тормышларына карата тәнкыйди карашлары иртә туа. Үзләре бик кызыксынучан, күп укырга яраталар.

 

 

Үлчәү

Үлчәүләр һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга яраталар. Алар белән өлкәннәр дә, балалар да тиз уртак тел табалар. Натуралары буенча үлчәүләр – дипломатлар.

 

Чаян

Бу иң көчле йолдызларның берсе. Бу йолдызлык астында туган балаларны тәрбияләү җиңел түгел. Аларның ихтыяр көче зур. Алар эшләргә һәм җиңәргә омтыла, артка чигенүне белми. Гел алга барырга - бу аларның тормыш девизы.

 

Укчы

Укчы балалар спортны бик яраталар. Аларны өйдә тотып булмый. Юмор хисе бик көчле, җәнлекләрне сөяләр. Мәктәпкә теләп йөриләр, укулары да яхшы.

 

Кәҗәмөгез

Кәҗәмөгезләр кечкенәдән абруйлы, мөстәкыйльлеккә омтылучан балалар. Намуслы, хезмәт сөючәннәр, укулары да яхшы. Күңелле шау-шулы урыннарны яратмыйлар. Дуслары күп түгел. Тик якын дусты берәү генә. Гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклыйлар.

 

Сукояр

Сукояр йолдызлыгы астында туган балалар ‒ уникаль балалар. Аларның фикерләү, уйлаулары бик үзенчәлекле. Тормышка фәлсәфи карашлары иртә күренә башлый. Акыллы, энергияләре ташып торган сукоярлар мөмкин кадәр күбрәк белергә омтылалар.

 

Балык

Балыкларның һәр нәрсәгә үз фикерләре бар. Аларны аңлау җиңел түгел, кәефләре еш алышынып тора. Күп кенә балалар артистик һәм музыкаль, укырга яраталар, тик еш кына игътибарсыз. Балыклар бик хисчән. Аларны өлкәннәр хуплап торырга тиешләр. Шул вакытта гына аларның үз-үзләренә ышанычлары арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев