Баланы бал корты яки шөпшә чакса нишләргә?

Җәйнең ямен чебен бетерә, ди халык. Җылы көннәрнең чебене генә түгел, бал корты, шөпшә, төклетура кебек куркынычрак бөҗәкләре дә бар... Алардан ничек сакланырга?
Бал корты һөҗүм итә башласа, беренче чиратта, чабаланмаска кирәк. Чәчәкле, ачык төстәге киемнәр, хушбуй исе дә бөҗәкләрне җәлеп итә. Күп очракта баланы бал корты чагу җиңел узып китә. Чаккан урын кызарып шешә, авырту сизелә, аннары кычыта башлый. Тик кайбер балаларда аллергия булырга мөмкин. Корт чакканнан соң баш әйләнүе, температура күтәрелүе, баланың косасы килә башлавы бар. Тын кысыла, йөрәк тибеше ешая. Бал корты яки шөпшә чагуга, күп итеп су эчәргә кирәк. Аллергия булган очракта, сабыйны мөмкин кадәр тизрәк табибка күрсәтү мөһим.
Әгәр бал корты чакса, тизрәк угын алырга кирәк. Чөнки аннан агу бүленеп чыгу дәвам итәчәк. Шөпшә һәм төклетура, бал кортыннан аермалы буларак, угын калдырмый һәм берничә тапкыр тешләргә мөмкин. Чаккан яраны спирт белән юып, боз кую авыртуны баса һәм шешеп китүне киметә. Әгәр инде кул астында спирт булмаса, мисал өчен, табигатьтә булганда чакса, ярага авыртуны басар өчен бака яфрагы ябарга була. Беренче ярдәм күрсәтү буенча тулырак «Сабантуй» журналының 2020 ел, июль саныннан укып белә аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Лиана Әмирханова шигырьләре "Үстерә торган китап"тан шигырьләр
-
Китап уку – файдалы Көн саен 10 бит китап укыгыз.
-
Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗатының роле Укытучылар өчен семинfh