Баллы эш
Бал кортлары – дөнья тоткасы; тәртип, пөхтәлек яратучы, тырыш, уңган-булган җан ияләре. Ә аларны карап-тәрбияләп торучы умартачы нинди булырга тиеш икән?
Кирәкле сыйфатлар: кызыксынучанлык, игътибарлылык, эш сөючәнлек, төгәллек, кыюлык.
Уңай яклары: умартачы һәрвакыт ачык һавада эшли, табигатьнең барлык гүзәллеген күрә. Бал – бозылмый торган продукт. Аны сатып, яхшы табыш алырга була.
Тискәре яклары: бал кортларының холкын белергә, кәефләрен тоярга өйрәнергә кирәк. Чөнки корт чагу көчле аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Үз умартачылыгыңны булдырыйм дисәң, шактый акча тотарга да туры киләчәк.
Нишләргә кирәк?
Умартачы булырга теләсәң, бал кортлары, умартадагы тәртип турында күбрәк белергә тырыш. Мәктәптә әйләнә-тирә дөнья, биология фәннәрен тырышып укы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев