Балык, кап!
Алтын балык булса, барлык теләкләр чынга ашыр иде. Әйе бит?
-
Дөньяда балыкларның 35 меңнән артык төре бар. Ел саен белгечләр аларның 500 гә якын яңа төрен ача.
-
Иң борынгы балык моннан 450 миллион ел элек барлыкка килгән. Аны латимерия яки целакант дип атаганнар.
-
Дөньядагы иң зур балык – кит акуласы. Аның буе – 20 метрга, ә авырлыгы 30 тоннага җитәргә мөмкин.
-
Иң акрын йөзүче балык булып диңгез аты санала. Ул бер сәгатьтә нибары метр ярым ара үтә. Диңгез аты тышкы кыяфәте һәм вертикаль рәвештә йөзүе белән дә башкалардан аерылып тора.
-
Балыкларга суда йөзәргә – койрыклары, ә борылырга канатлары булыша.
-
Күп кенә балыклар бик яхшы күрәләр, ләкин аларның күз кабаклары юк.
-
Балыкның тәңкәсенә карап, аның ничә яшьтә булуын билгеләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев