Башка – башлык
Әниең һәрвакыт: «Башлыксыз йөри күрмә!» – ди. Ә син аны тизрәк салып ташлау турында хыялланасың. Әйдә, үзеңә килешле башлык сайларга өйрәнәбез! Моның өчен йөзеңнең формасына игътибар ит.
-
«Түгәрәк»
Башыңа сыланып торган баш киеме сайлама. Башлык, эшләпә кигәндә маңгаең ачык калсын.
2.«Овал»
Зур чуклы башлыклар килешмәячәк. Баш киемеңнең очы яңак сөякләреннән киңрәк булсын.
3. «Турыпочмаклык»
Калын җепләрдән бәйләнгән баш киеме килешер. Башлыкны кашыңа кадәр төшереп, ә беретларны бер якка авыштырып ки.
4. «Квадрат»
Асылынып-салынып торучы баш киеме ал. Башлык кигәндә маңгаеңны ачык калдыр, бүрекнең колакчыннарын төшереп ки.
5.«Өчпочмак»
Башка сыланып торучы баш киеме һәм киң кырлы эшләпә килешмәячәк. Башлык маңгаеңны каплап торсын.
Кайсы йөзгә нинди башлык туры килүен билгелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев