Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Без белмәгән Роберт абый

Роберт абый Миңнуллин бала чакта кем булырга хыялланган, нинди китаплар укыган? Аның яраткан ризыгы нинди булган? Шагыйрьнең безгә мәгълүм булмаган сыйфатлары, мавыгулары турында кызы Таңсылу сөйләде.

Балачак хыялы – умартачы булу

Әйе-әйе, күпләр космоска очу турында уйлаганда, Роберт абый умартачы булырга теләгән. Аның әнисе гомере буе бал кортлары тоткан.  Мөгаен, Роберт абый, олы бала буларак, һәрвакыт әнисенә булышып, шушы шөгыльнең “тәмен” тойгандыр.

Яраткан китабы – меңләгән

Роберт абыйның өендә йөзләгән, юк, меңләгән китаптан торган китапханә бар. Бу катапларны шагыйрь дөньяның төрле почмакларыннан җыйган. Кулыннан Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай, Мостай Кәрим китаплары төшмәгән. Рус, чит ил классикларының автобиографик әсәрләрен үз иткән. 

Яраткан шөгыле – фотога төшерү

Кызыклы мизгел, күренеш, кешеләрне төшергән ул. Роберт абыйның һөнәри фотоаппараты да булган. Ә соңгы елларда бу рольне телефоны үтәгән. Шагыйрьнең компьютерында һәм телефонында 60 меңнән артык фото сакланып калган.

Иң яраткан ризыгы – бәлеш

Анысының да тормыш иптәше Клара апа пешергәне! Роберт абый: «Рәхмәт кулларыңа, гөл сибәм юлларыңа», – дия-дия рәхмәт әйтеп, Клара апа пешергән һәр ризыкны мактап ашаган. 

Яраткан спорт төре – җәяү йөрү

2003 елдан башлап Роберт абый җәяү йөргән. Яңгырмы, буранмы – нинди генә һава торышы булуга карамастан, көненә 6 километр араны җәяү уза торган булган.

Роберт абый язган шигырьләр саны – исәпсез

«Шигырь – шагыйрьнең йөрәк сүзе, аларның саны чутсыз», – ди Таңсылу апа. Роберт абыйның басылып чыккан китаплары гына да 100дән артып киткән. Әле басылмаганнары шактый.

Шагыйрь – блогер

Роберт Миңнуллин – татар әдипләре арасында беренчеләрдән булып Инстаграмда үз битен булдыручы. Аның 48 меңнән артык язылучысы бар. Бүген әлеге аккаунтны кызы, дәвамчысы Таңсылу апа алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев