Безнең илдәге иң файдалы 7 ризык

1. Бал
Балның составында иммунитетны ныгыту, организмны витаминнар белән тулыландыру өчен бар да бар. В, Е, С һәм А витаминнары, калий, кальций, магний, тимер, йод цинк күп. Бал кабып куйсагыз, йокыгыз да тыныч булыр.
2. Кедр чикләвеге
В витаминын, фосфор, йодны кедр чикләвегендә таба алырсыз. Ашказаны, калкансыман бизе авырткан кешеләргә файдалы булыр. Тәмле дә әле ул.
3. Сырганак (облепиха)
Әлеге җимеш, чын мәгънәсендә, С һәм Е витаминнары чыганагы. Җиләк-җимешләр арасында сырганак иң файдалылардан санала. Матдәләр алмашын, кан составын яхшырта. Ашказанын язвадан саклар. Аны чәегезгә өстәгез, витаминлы коктейльләр ясап эчегез.
4. Мүк җиләге
Инфекцияләргә каршы көрәшә. Кан басымын да җайлар. Йөрәк авырулы кешеләргә файдалы булыр. Метаболизмга да йогынты ясый. Боткага кушып, шикәр комы өстәп тә ашап була. Морс итеп тә эчегез.
5. Кара миләш
19 гасырда матурлык өчен генә үстерелгән җимеш, бүгенге көндә бик файдалы ризык буларак кулланыла. Калорийлары ягыннан да ул бик җиңел. Иң файдалысы булып бу җимешнең согы санала.
6. Гөлҗимеш
Аның икенче исеме - "урман табибы". Шулай ук артык авырлыктан котылырга теләгән кешеләргә файдалы булыр. Салкын тиюгә каршы да көрәшә. Чәйгә кушып, төнәтмә ясап эчегез.
7. Кара карлыган
Аның кайнатмасы һәр өстәлдә торадыр, мөгаен. Ул нерв системасын тынычландыра, баш авыртуын бетерә, организмны чистарта.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?