Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Безнең «ягулык»

Без ашый торган һәр ризык ягулыкка тиң. Ашамыйча йөреп тә, уйлап та, уйнап та булмый. Ашамлыклар аксым, углеводлар, май, витамин һәм микроэлементлардан тора. Аларның кайсы ни өчен кирәк? Әйдә, бергәләп ачыклыйк!

Аксым – «төзелеш» материалы
- гәүдәне үстерә,
- картайган күзәнәкләрне яңалары белән алыштыра,
- организмда төрле матдәләрне ташый,
- вирус һәм бактерияләр белән көрәшә торган күзәнәкләрне ясауда катнаша.
Аксымның бер граммында 4 килокалория энергия бар.
Нинди ризыкта күп? Сөт, ит, йомырка, фасоль, балык, чикләвек һәм орлыкларда.

Май – гәүдәне саклаучы
- Организмга витаминнарны үзләштерергә булыша,
- җылылыкны һәм энергияне саклый,
- тән тиресен һәм чәчләрне шома, матур итә.
Майларның бер граммы 9 килокалория энергия бирә.
Нинди ризыкта күп? Үсемлек майлары, чикләвек, авокадо, балык, ит, сөт ризыкларында.

Углеводлар – энергия чыганагы
- Тиз уйларга һәм җитез хәрәкәтләнергә булыша,
- иммунитетны ныгыта,
- ашказаны һәм эчәклекләр сәламәтлеген саклый.

Углеводларның 1 граммыннан 4 килокалория энергия алып була.
Нинди ризыкта күп? Җиләк-җимеш, ботка, ипи, яшелчәләрдә.

Мөһим! 7–10 яшьлек балаларга көненә 80 шәр грамм аксым һәм май, 315 грамм углеводлар ашарга киңәш ителә.

Факт Карабодай, арпа һәм солы ярмалары – сәламәтлек өчен иң файдалылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев