Беләсем килә!
Чәч нигә агара?
Карт кешенең чәче нигә ак була?
Карт кешенең чәче нигә ак була? Ышанмассың, ләкин ак төс – чәчләрнең табигый төсе. Яшьләрнең чәчен махсус фермент “буйый”. Шуңа да кемдер – кара, икенче берәү – сары, өченчеләр җирән чәчле. Олыгыйган саен организмда әлеге “буягыч” фермент кими – чәч агара, ягъни үзенең табигый төсенә кайта башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев