Черкидән саклануның 5 чарасы

Җәйнең ямен чебен-черки бетерә. Алардан ничек котылырга? Әлбәттә, махсус спрейлар сиптерергә була. Ләкин алар, еш кына, бөҗәкләргә генә түгел, кеше организмына да зыян китерә. Шуңа күрә халык ысулларына күз салыйк.
1.Дусларыгыз белән учак янында җыелышып утырырга теләсәгез, утка берничә артыш ботагы ыргытыгыз. Бу төтеннән черкиләр курка.
2.Ванилин – сукыр чебен һәм черкиләрдән котылуның иң яхшы чарасы санала. Аны тәнгә болай гына сөртергә дә, балалар өчен кремга кушарга да була.
3.Канәфер, әфлисун, әнис, кедр, бөтнек кебек үсемлекләрнең эфир майларын файдалану да ярдәм итәчәк. 7-8 тамчы эфир маен 1 аш кашыгы көнбагыә мае белән бутагыз да тәнегезгә сөртегез. Әлеге катнашма белән палатка тирәсен эшкәртергә яки аны бераз учакка тамызырга да була.
4.10 мл эвкалипт маен 1 лимон согы белән катнаштырып тәнегезгә сөртсәгез, черкиләр урап узачак.
5.Ә инде тәнгә берни дә сөртергә теләмәсәгез, үзегез янында әрем һәм рәйхан йөртегез. Аларның исе, шулай ук, черкиләрне якын җибәрми.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Иң зирәкләр - Азнакайда һәм Сабада КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Шаурма Тәмле булсын!
-
5 тоннадан артык катыргы һәм кәгазь җыелган #Мәктәпяңалыклары