Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Галәмдәге гадәтләр

Ракетага утырып галәмгә очу – батырлык. Ә менә анда һичьюгы бер тәүлек яшәп карау тагын да зуррак ихтыяр көче таләп итә. Чөнки анда башка гадәтләргә өйрәнергә туры киләчәк.

Караватта йоклармын, димә

Җирнең тарту көче тәэсир итмәгәнлектән, мендәргә ятып йоклау мөмкин түгел. Космонавтлар диварга беркетелгән махсус йокы капчыкларында аягүрә басып йоклый.

Ипи ашарга ярамый

Чөнки ипи бик тиз ваклана. Аның валчыклары корабльдә очып йөри. Бу валчыкларның приборларга да, космонавтларның сулыш юлларына да зыян китерүе бар.

Кайнар чәй юк

Җирдә су быгырдап кайный. Без чәйнекнең астын җылытабыз һәм чәйнектәге бөтен су җылына. Ә галәмдә башкача: су җылыткан урында гына кайнарлана, калган өлеше салкын булып кала.

Физик күнегүләр мәҗбүри 

Тик кенә утырганда да Җир өстендә кешенең мускуллары «эштә» – алар гәүдәне туры тоту өчен тырыша. Ә галәмдә мондый «хезмәт» юк. Шуңа да мускуллар эшләмәскә өйрәнеп бетә. Болай булмасын өчен космонавтлар көн саен физик күнегүләр ясый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев