Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Герой-шәһәр: Брест кирмәне

«Герой-кирмән» исеме 1965 нчы елның 8 нче маенда бирелә.

Брест – Белоруссиядәге шәһәр. Кирмәннең мең еллык тарихы бар. Польша белән чиктәш булганлыктан, Бөек Ватан сугышының беренче сәгатьләреннән үк Брест утка тотыла.

Тарих

Фашистлар кирмәнне берничә сәгать эчендә кулга төшерергә планлаштыра. Безнең солдатлар исә бер ай буе бирешми. Дошман артиллериясе уты складлар, суүткәргечләрне юк итә. Азык-төлек, дарулар җитмәү, янгыннар да кирмән сакчыларының хәлен катлауландыра. Батырларча көрәшеп, сакчыларның күбесе һәлак була. Алардан, ташларда, диварларда кан һәм акбур белән язылган «Сау бул, Ватан!», «Үләрбез, ләкин бирешмәбез», дигән язулар гына кала. Ә оккупация елларында фашистлар 40 меңгә якын шәһәр халкын юк итә.

Брестны Совет солдатлары 1944 нче елның 28 июлендә азат итә. Истәлекле вакыйга хөрмәтенә, шәһәрнең бер урамын «28 нче июль урамы» дип атыйлар. Шәһәр көне дә 28 нче июльдә билгеләп үтелә.  

Факт

Брест кирмәне сакчыларына көн саен 7–8 һөҗүм кичерергә туры килә. 

Сан

Брестта барлыгы 7 меңгә якын кеше немец әсирлегенә эләгә.

Һәйкәл

«Брест кирмәне – герой» мемориаль комплексы 1971 нче елда ачылган. Мемориал объектлары Белоруссиянең тарихи-мәдәни кыйммәтләре Дәүләт исемлегенә кертелгән. Мемориалның территориясе 70 гектарга якын. Аның төп керү урыны зур йолдыз рәвешендә ясалган. Бу урында Александр Александровның «Священная война» көе һәм Советлар Союзына фашист гаскәрләренең һөҗүм ясавы турында Хөкүмәт хәбәрләре яңгырый.

«Сусау» сыны тарихы аеруча тетрәндергеч. Кирмән сакчылары сусызлыктан интегә. Фашистлар безнең солдатларны елгага якын да китерми, утка тота. Һөҗүм тынып торган арада, совет солдаты, милләте буенча немец Мейер, кечкенә казанчыгын тотып, елгага төшә. Фашистлар аны күрми кала. Мейер суны казарма тәрәзәсе аша иптәшләренә тапшырырга, «Суны яралыларга бирегез!» – дияргә генә өлгерә, фашистлар аны атып үтерә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев