Гырон быдтон
Бу – удмурт халкының милли бәйрәме. Язгы бәйрәмнәрнең иң соңгысы.
Килеп чыгышы
Бәйрәм атамасы «сөрүне тәмамлау» дигәнне аңлата. Кайбер якларда аны «Гербер» дип тә йөртәләр. Бәйрәм, гадәттә, язгы кыр эшләре тәмамлангач, җәйге кояш торгынлыгы көннәрендә, печән өсте алдыннан уздырыла. Элек Гырон быдтонны һәр авыл үзенчә бәйрәм итсә, 1998 нче елдан бирле ул республика күләмендә зурлап үткәрелә. Быел ул июль башында Мәскәүдәге Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә дә уздырыла.
Бәйрәмдә нишлиләр?
Мәҗүси удмуртлар ышануынча, алар табына торган зат җәйнең беренче көнендә кырларга очып китә, гыйбадәтханәгә 12 нче июльдә генә кайта. Шуңа күрә удмуртлар бу чорда табигатьтә табына. Алай гына да түгел, тәңреләрен үпкәләтүдән куркып, җәйнең беренче аенда кыр чәчәкләрен дә өзми. Ә инде аның күңелен күрү өчен, корбан итеннән тәмле ботка пешерәләр, бай уңыш сорап, буразнага йомырка ыргыталар. Бу – кунакка йөрешү, туйлар чоры да. Бәйрәмнәр тәмамланып, печәнгә төшкән көнне быел кияүгә чыккан кызлар өчен су коендыру йоласы уздырыла.
Әлбәттә, хәзерге Гырон быдтон борынгы бәйрәмнән шактый аерыла. Бүген ул – удмуртларның үзләрен, мәдәниятен күрсәтү урыны. Бәйрәмгә килгән һәркем удмурт халкының милли ризыгы булган пәрәпәчләр (итле, яшелчәле, йомыркалы ачык көлчә) белән сыйлана, удмуртларның милли биюләрен карый, җырларын тыңлый, төрле остаханәләрдә кул эшләренә өйрәнә, төрледән-төрле ярыш-уеннарда катнаша ала.
Белми калма!
Удмуртларның милли ризыгын авыз иткәнең булмаса, аны үзең пешереп карый аласың. Бәрәңгеле пәрәпәч болай әзерләнә.
Эчлек өчен 1 килограмм бәрәңге, ярты стакан үсемлек мае, 2 баш суган, 3 йомырка, тәменчә тоз кирәк. Бәрәңгене кабыгы белән пешерәләр, аннан соң кайнар килеш чистарталар. Суганны вак кына итеп турап, бәрәңгегә салалар. Шуңа май өстәп, боламык ясыйлар. Ул суынгач, чи йомырка салып, яхшылап болгаталар. Камырны арыш оны кушып яисә, гомумән, арыш оныннан гына ясыйлар. 1 стакан сөткә 1 йомырка, бераз тоз һәм шикәр комы, бер аш кашыгы ак май, 600 грамм чамасы он кирәк булачак. 15 минут чамасы яхшылап басылган камырдан чәй тәлинкәсе зурлыгында түгәрәкләр җәеп, кырларын күтәртеп куялар. Өстенә эчлек салып, мичтә (ут алдында) 15-20 минут пешерәләр.
Пәрәпәч пешерергә җаең булмаса, Гырон быдтон бәйрәменә барып кайт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев