Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Яшен

Ленар Шәех

Яшен – күк йөзендә ялт-йолт итеп үтә торган гаять зур электр чаткысы. Сызыклы яшен берничә тармаклы ут чаткыларыннан тора, формасы белән агач ботакларын хәтерләтә. Шарсыман яшен бик сирәк күзәтелә. Яктылыгы электр лампочкасы яктылыгы кадәр.

Яшен ничек барлыкка килә?

Болытлардагы боз кристаллары һәм су тамчылары бер-берсенә ышкылалар. Шуның нәтиҗәсендә көчле электр энергиясе барлыкка килә, һәм ул яшен булып атыла.

Яшеннең кайда икәнлеген ничек белергә?

Яшенне күрүгә, әкрен генә саный башла: «Бер, ике, өч, дүрт...» Кайсы санны әйткәндә күк күкрәгән тавышны ишетсәң, димәк, яшен синнән шулкадәр километр ераклыкта урнашкан дигән сүз. Әгәр күк күкрәү яшен яктысы белән бер вакытта ишетелсә, сак бул: яшеннең үзәге сиңа бик якын!

Яшен вакытында нишләргә?

Өйдә утырсаң яхшырак. Әгәр син болында, йә булмаса урманда калгансың икән, ялгыз, биек агач төбенә ышыкланырга ярамый. Шулай ук, яшен яшенләгәндә, телефоннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютерны, планшетны кабызырга да киңәш ителми. Тәрәзә яныннан да читкә китәргә, яшен беткәнен көтәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев