Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Җиде кат тара, бер кат кис

Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын әле! Кыш бабайны матур күлмәк-туфлиләр киеп каршылыйк. Ә, прическа турында оныттык бит! Синең дә оста чәчтараш буласың килсә...

Кирәкле сыйфатлар: хезмәт сөючәнлек, зәвыклылык, пөхтәлек, креативлык, аралашучанлык, әдәплелек, һәр клиентка индивидуаль якын килү юлларын таба белү. 

Уңай яклары: Хезмәт базарында ихтыяҗ зур, чөнки кешеләр һәрвакыт матур булырга омтыла.

Тискәре яклары: Көн дәвамында аягөсте эшләргә кирәк, бу исә сәламәтлеккә зыянлы. Лак, чәч буявы исләре аллергия китереп чыгара ала. 

Нишләргә кирәк? 

Чәчтараш буласың килсә, технология фәнен яхшы үзләштерергә кирәк. Кайчы белән «уртак тел табып», төрле матурлыклар тудырырга яратасың икән, бу һөнәрне сайлый аласың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев