Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

«Иң-иң»нәр

«Иң-иң»нәр Моннан 230-240 миллион (!) ел элек Җир шарында бик күп динозаврлар яшәгән. Аларның меңләгән төре билгеле, ди галимнәр. Ә без «иң-иң»нәрен барларга булдык.

Брахиозавр – динозаврлар арасында иң зурысы. Гәүдәсенең озынлыгы 22 метрдан да артык булган.

Космогнатус – иң кечкенә динозавр. Аның борын очыннан койрык очына кадәр озынлыгы – 70-75 сантиметр. Авырлыгы 3 килограмм чамасы.

Анкилозавр – иң курку белмәс динозавр булгандыр, мөгаен. Чөнки аның башы һәм аркасы пластина, чәнечке һәм мөгезләр белән капланган.

Торозаврның муен тирәсендә мөгезле калканы булган. Кыяфәте шактый куркыныч булса да, ул үсемлекләр белән генә тукланган.

Орнитомимид – иң күп тешле динозавр. Аның 220 дән артык бик тә үткен теше булган.

Теризинозавр башкалардан озын тырнаклары белән аерылып торган. Аның каравы, бу динозаврның бер теше дә булмаган.

Троодонтид – иң акыллысы, чөнки аның баш мие зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев