Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Йөзъяшәрләр

Алар динозаврлар белән бер чорда – моннан 220 миллион ел элек барлыкка килгән. Динозаврлар юкка чыккан, ә менә бу җан ияләре хәзер дә яши. Сүзнең нәрсә турында баруын төшендеңме?

Сине типкеле ташбака белән таныштырабыз! 

Буе – 50-80 сантиметр

Авырлыгы – 60-80 килограмм

Гомер озынлыгы – 100 ел

Тизлеге – бер минутка 8 метр чамасы

Тарих Иң борынгы ташбакаларның кабырчыклары гына түгел, тешләре дә булган. Хәзерге заман ташбакалары исә – тешсез. Аларның авызы томшыкны хәтерләтә. Элек кабырчыклар ташбака гәүдәсенең аскы өлешен генә саклаган, диләр. Гасырлар үтү белән кабырчык гәүдәнең өстендә дә барлыкка килгән һәм ташбака аның эченә башын яшерергә өйрәнгән.    

Факт Типкеле ташбака – Африкадагы җир өсте ташбакалары арасында иң зурысы.

Гадәт Әлеге җан ияләре иртән җылыну өчен су коенырга ярата.

Сәләт Ташбаканың бу төре озак вакыт су эчмичә дә яши ала. 

Сан Йомыркадан ташбака барлыкка килсен өчен 100 көнгә якын вакыт кирәк.

Риваять Ташбакалар турында бик күп риваятьләр яши. Аларның берсе буенча, борын заманда Аллалар белән алыплар арасында сугыш чыккан. Бу көрәштә алыплар җиңелгән. Алардан калканнар гына калган. Аллалар исә шул калканнардан ташбакалар булдырган, имеш. 

Холык Бик эссе яки салкын булганда типкеле ташбакалар җир астына яшеренә.

Бу – кызык! Ташбаканың кабырчыгы күп нәрсә турында сөйли ала. Әйтик, андагы сырларга карап, сөйрәлүченең якынча яшен билгеләргә мөмкин. Кабырчык ташбаканың үз авырлыгыннан 200 тапкыр авыррак йөкне күтәрә ала. Бу җан иясе кабырчык астына яшеренеп, берни дә сизми дип уйласаң, ялгышасың! Ул кабырчыгы белән дә тоя! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев