Юл солдаты
ЮХИДИ хезмәткәре булу җиңел түгел.
Әле юл солдаты булганчыыыы...
Кирәкле сыйфатлар: игътибарлылык, күзәтүчәнлек, башкалар белән уртак тел таба белү, намуслылык, максатчанлык, физик яктан чыдамлылык, экстремаль хәлдә югалып калмау.
Уңай яклары: Юл хәрәкәте инспекторлары чагыштырмача яхшы хезмәт хакы алып эшли, төрле ташламалардан файдалана. Карьера ясау, пенсиягә иртәрәк чыгу мөмкинлеге дә бар.
Тискәре яклары: Сәламәтлеккә зыяны зур, чөнки теләсә нинди һава шартларында эшләргә туры килә. Моннан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән аралашу эмоциональ яктан арыта.
Нишләргә кирәк?
ЮХИДИ хезмәткәре булырга теләгән кеше, беренче чиратта, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска тиеш. Физик яктан нык булыр өчен, спорт белән шөгыльләнергә, тормыш иминлеге нигезләре буенча түгәрәкләргә йөрергә, бу өлкәдә белемнәрне арттырып торырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев