Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Капкорсак керпе

Ак корсаклы керпе капкорсак булып чыкты бит әле. Ашарга бик ярата икән! Гел шул хакта гына уйлый, ди.

 

 

Ак корсаклы керпе капкорсак булып чыкты бит әле. Ашарга бик ярата икән! Гел шул хакта гына уйлый, ди. 

 

Буе – 15-22 сантиметр

Авырлыгы – 700 грамм

Энәләренең озынлыгы – 5-17 миллиметр

Гомер озынлыгы – 4 ел

 

Тарих Хәзерге вакытта керпене йорт хайваны буларак өйдә асраучылар күп. Ләкин элегрәк кешеләр бу җанвар белән бер дә дус булмаган. Сыерларны имеп, сөтне бетерә, дип уйлап, керпеләрне юк иткәннәр. 

Факт Керпеләр бик кечкенә вакытта гына әниләренең сөте белән туклана. Үсә төшкәч, аларның ашкайнату системасы сөтне эшкәртә алмый башлый. 

Гадәт Керпеләр ашарга бик ярата. Бер төн эчендә үз авырлыкларының өчтән бере кадәр ризык ашый алалар.

Сәләт Бик салкын яки бик эссе булганда ак корсаклы керпеләр йокыга тала. 

Сан Керпеләрнең 2,5 сантиметрлы койрыклары бар.

Риваять Әкият һәм мультфильмнарда керпе дошманнарыннан ничек кача? Дөрес, йомгакка әверелеп! Ләкин бу дөреслеккә туры килеп бетми. Керпеләр йомгак булып тәгәри алмый. Хәрәкәт итү өчен аларга аякларына басарга кирәк. Бары тик дошманнарыннан саклану өчен генә керпеләр йомгакка әверелә.

Холык Керпеләр төнлә актив, ә көндез йокларга яраталар.

Бу – кызык! Керпеләр туганда ук энәле буламы? Юк икән. Дөньяга килеп берничә сәгать үткәннән соң, керпенең гәүдәсендә ак төстәге йомшак энәләр үсә башлый. 2-3 тәүлектән караңгы төстәгеләре барлыкка килә. Бер ай дигәндә керпе балалары курыкмыйча үзләре генә ояларыннан чыга алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев