Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Карандаштан – штатив

Дусларың белән туры эфирда сөйләшкәндә, телефон тотып, кулларың арып бетәме? Карандашлардан штатив яса! Телефоның да, кулларың да калтырамас.

Эш тәртибе:

1.Ике карандашны резинка ярдәмендә бер-берсенә беркет.

2.Тагын ике карандашны «Л» хәрефе рәвешендә куй. Очларын шулай ук резинка белән бәйлә.

3.«Л» хәрефенең «аякларына» беренче ике карандашны кидер. «А» килеп чыгарга тиеш.

4.«А» хәрефе нык басып торсын өчен, тагын бер карандаш ярдәмендә терәк яса. Штатив әзер!

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев