Кайда, нәрсә, ни өчен?

 

 

Кеше тәнендә 70тән артык орган бар. Без сине шуларның иң зурлары белән таныштырырга  булдык. Берочтан һәр органның ни өчен кирәклеген дә белерсең.

Баш мие 

Командалар бирүче. Безнең хис, фикер һәм хәрәкәтләр белән идарә итә.

 

Йөрәк

Тамырлар буйлап канны куа. Кан, үпкәләрдә кислородка баеп, аны тәннең һәр күзәнәгенә җиткерсен өчен тырыша. Йөрәгең синең йодрык кадәр зурлыкта.

 

Үпкәләр 

Алар ярдәмендә организм углекислый газдан арына һәм кислородны кабул итә.

 

Ашказаны 

Без ашаган азыкны эшкәртә.

 

Бавыр 

Аның 500гә якын эше бар. Иң мөһимнәре: канны зарарлы матдәләрдән чистарта, ашкайнату өчен кирәк булган үт суы бүлеп чыгара, витаминнар эшкәртүдә катнаша.

 

Бөерләр 

Канны чистарталар, организмдагы артык су һәм тозларны чыгаралар.

 

Эчәклек

Монда ризык эшкәртелеп бетә һәм организмга сеңдерелә. Эчәклекнең озынлыгы – 8 метр чамасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    80
    0
    0