Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Кечкенәме? Зурмы?

«Скибиди ва-па-па...» Бу сүзләрне укуга ук җырлый-бии башладыгыз, шулай бит?

Чөнки Little Big төркеменең «Skibidi» җырын белмәүчеләр бик сирәк. Төгәл әйтә алабыз: андыйлар сезнең арада гомумән юк!

Little Big Санкт-Петербург каласыннан. Әлеге төркем беренче тапкыр 2013 елда танылу ала. Бер ай эчендә җырчылар 6 җыр яздыра һәм аларның барысы да бик популярга әверелә!

Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, Little Big «кечкенә зур» дигәнне аңлата. Төркемнең беренче вокалистлары Анна Каст һәм Олимпия Ивлева кечкенә буйлы – нибары 130 сантиметрлы, ә егетләр Илья Прусикин һәм Сергей Макаров озын гәүдәле була. «Кечкенә зур» атамасы әнә шулай барлыкка килә. Хәзерге вакытта Анна белән Олимпияне Софья Таюрская алыштырган. Ә Илья белән Сергейга Антон Лиссов кушылган. Илья – төркемгә нигез салучы. Белеме буенча – психолог. Ләкин аңа иҗат эше күбрәк ошый, шуңа да ул психолог булып бер көн дә эшләмәгән.

Little Big бөтен дөньяга танылу турында хыяллана. Җырларын һәркем аңлый алсын өчен, алар инглиз телендә генә иҗат итә. Әлеге төркемне Франция, Германия, Голландия, Канада һәм Австралиядә яхшы беләләр. Димәк, дөньяның яртысы инде «яуланган». Алда – икенче яртысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев