Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Киләчәк шәһәре

Берничә елдан ничек яшәрбез, нинди технологияләрдән файдаланырбыз, дип кызыксынсаң, Иннополис шәһәренә барып кайт! Аны киләчәк каласы диләр.

Бу шәһәр Казаннан 40 километр ераклыкта, Югары Ослан районында урнашкан.

Аңа 8 яшь. Бу – Россиянең иң яшь шәһәре.

Иннополис мәктәбендә 26 сыйныф бар, 525 укучы белем ала.

7-11 сыйныф укучылары өчен төзелгән IT-лицейда 154 үсмер укый.

Иннополис университетында 882 студент киләчәк һөнәрләре үзләштерә.

Шәһәр буйлап 8 пилотсыз такси хәрәкәт итә. Алар инде 25 мең тапкырдан артык хезмәт күрсәткән.

Иннополиста кирәк әйберне өйгә китереп бирүче 10 робот «яши».

Иннополис халкы «Телеграм»да аралаша. Аларның әлеге социаль челтәрдә 200 дән артык каналлары һәм чатлары бар. 

фото happylove.top сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев