Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

«Кояш фәрештәләре»

Бу җанварлар кояш ярата. Ә аларның үзләренә зоопаркка килгән һәр кеше гашыйк булып китә. Сүзебез сурикатлар турында.

Сан Сурикатлар – кечкенә җанварлар. Буйларының озынлыгы 35 сантиметрдан артмый.

Риваять Африка халкы сурикатларны «кояш фәрештәләре» дип йөртә. Шушы кечкенә генә җан ияләре шайтаннан сакларга сәләтле, имеш. Фәрештәгә охшатуның тагын бер сәбәбе бар: кояш яктысында сурикатларның йоны «янып», «яктылык сибеп» тора.

Сәләт Бу җанварлар үзләренчә сөйләшә дә белә! Аларның телендә 20-25 «сүз» бар.

Гадәт Сурикатлар көн саен иртән торгач өннәрен чистарталар.

Факт Аларны кулга ияләштерү бик җиңел. Әлеге җан ияләрен өйдә дә асрап була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев