Беләсем килә!
Ком + оекбаш = ...
Синең мускуллар мыскылмы, әллә инде чын мускулмы? Беләкләреңдә көчне арттырасың килсә, үз кулларың белән гантель яса. Әлбәттә, шул гантельләрне тотып шөгыльләнергә дә онытма!
Эш барышы:
1.Катыргыдан ясалган озын көпшәне калын фольга белән төр.
2.Пакетка ком яки вак таш тутырып, аны оекбаш эченә сал.
3.Комлы оекбашны берничә тапкыр көпшә тирәли әйләндереп ал.
4.Кайнар җилем ярдәмендә оекбашның очын беркетеп куй.
5.Гантельне үзең теләгәнчә бизи дә аласың.
Мускулларың мыскыл булмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев