Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Коры җир ташбакасы

Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.

 

Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.

 

Ташбаканың тартмасына пычкы чүбе яки газета кисәкләре салырга кирәк. 

 

Җир ташбакасының төп ризыклары – яшелчә һәм җиләк-җимеш. Ул кәбестә, тузганак яфраклары, йомшак алма, кыяр, бананны яратып ашый. 

 

Атнага бер тапкыр ташбаканы җылы су белән коендырырга киңәш ителә. 

 

Җир ташбакасы кояшны бик ярата. Җәен аны чиста чирәмгә дә алып чыгарга мөмкин. Ләкин бер генә минутка да күздән югалтырга ярамый. Югыйсә, үлән арасына кереп югалуы бар. 

 

Кышын ташбаканы ультрашәмәхә нурланышлы лампа астына куярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев