Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Крокодил

Ул гомере буе үсә һәм елдан артык ашамыйча тора ала!

Сүз дөньядагы иң куркыныч, ләкин иң кызыклы җан ияләренең берсе – крокодил турында.

Бу җанварлар йомыркадан барлыкка килә. Йомырканың температурасы 30 градус булса, аннан малай туа. Ә җылырак йомыркалардан кыз крокодиллар чыга.

Крокодиллар, суыныр өчен, авызларын ача. Бу җан ияләре тирләми. Шуңа да эсседә авызларын ачып хәл ала.

Крокодиллар моннан якынча 83 миллион ел элек барлыкка килгән. Алар – динозаврларның туганы.

Хәзерге вакытта дөньяда крокодилларның 23 төре бар.

Гомер озынлыгы – 100 ел.

Тешләр саны – 60 тан 80 гә кадәр.

Буе – 5-6 метр

Авырлыгы – 1тонна.

QR код буенча үтеп тулырак карый аласыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев