Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Кулбушаткыч

Нәрсә ул, дисеңме? Аны телефон өчен кечкенә янчык дип тә атарга булыр иде. Ләкин үзебез уйлап тапкан яңа атама ныграк туры килә. Чөнки бу әйберне ясасаң, урамда, бушап калган кулларыңны селти-селти, рәхәтләнеп йөри алырсың.

Эш тәртибе:

1.Каһвәдән (кофедан) бушаган пакетны ал, ике башын да тигезләп кис. Ялтыравыклы ягын тышта калдырып, әйләндер.

2.Пакетның төбен тек.

3.Тоткыч ясау өчен бейджик бауларын файдалана аласың. Аларның очларын тоташтырып бәйлә.

4.Эләктергечләре ярдәмендә янчыкка беркет.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев