Кулчатыр ярдәмендә... кояштан качканнар

21 октябрь – төсле кулчатырлар көне
Беренче кулчатыр-зонтиклар XI гасырда Кытайда барлыкка килгән. Императорлар алар ярдәмендә кояш кыздыруыннан качканнар. Соңрак кулчатырлар Мисырда һәм Вавилонда пәйда була. Хезмәтчеләр аларны хуҗалары өстендә теләсә нинди һава торышы вакытында да йөрткән. Беренче кулчатырларның авырлыгы ике килограмм, ә тоткычларының озынлыгы метр ярымга кадәр җиткән. Ләкин Көнчыгыштан Римга килеп җиткәнче, алар зур үзгәреш кичергән. Тышкы кыяфәтләре үзгәргән, түгәрәк, овал, хәтта квадрат формалары да барлыкка килгән. Өсләренә бизәкләр төшерелгән, тоткычлары хәтта алтыннан да эшләнә башлаган.
Европа халкы кулчатырны яңгырдан саклану максатыннан бары тик XVIII гасырда гына файдалана башлый. Ә XX гасырда исә, тәнне кояшта каралту модага кереп китә, кулчатырлар хатын-кыз гардеробыннан юкка чыгып, бары тик яңгырлы көндә генә кулланыла башлый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.