Беләсем килә!
Күлмәктән – итәк!
Әтиеңнең киелми торган күлмәкләре бармы? Әйдә, алардан «модный» итәк тегәбез!
Эш тәртибе:
1.Итәгеңнең нинди озынлыкта булачагын билгелә. Иске күлмәктән шул озынлыктагы итәк өлешен кисеп ал.
2.Тегү машинасы яки энә белән җеп ярдәмендә билбау өлешен тек. Резинка кертү өчен урын калдыр.
3.Билеңне үлчәп, резинка кисеп ал, аны итәк биленә керт.
4.Резинканың ике очын тоташтыр, билбау өлешен тегеп бетер.
Яңа итәгең котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев