Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Күңел моңы: гитара

Гитараның кайда барлыкка килүе төгәл генә билгеле түгел. Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Әфганстан, Гыйрак, Иран, Төркия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Якын Көнчыгыш илләрендә киң таралган тар исемле уен коралы гитараның бабасы була. Гитара турында беренче тапкыр безнең эрага кадәр 3700 елда искә алына. Испаниядә 16 нчы гасырда зур танылу ала. Бүгенге көндә дә ул испаннарның халык уен коралы.

Гитараның бүгенге көндә өч төре билгеле: классик, акустик һәм электро гитара. Сыйфатлы гитараның корпусы кызыл агачтан яки палисандрдан эшләнә, шулай ук өрәңге агачы кулланыла. 

 

Канадада яшәүче студент пва җилеме һәм шырпы ярдәмендә гитара музыка уен коралы ясаган. Оста фикеренчә, шырпы таякчыкларыннан ясалган уен коралында уйнарга да мөмкин икән. Мондый гитараны ясау өчен 5000 шырпы таякчыгы һәм 100 сәгать вакыт сарыф ителгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев