Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Мандарин каян килгән?

Ул гади җимеш кенә түгел, ә Яңа ел символы, бәйрәмгә чыршыдан кала икенче булып, кабантланмас тәм һәм ис өстәүче

Аның туган ягы – Азиянең көньяк –көнчыгышы – Кытай. Анда бу җимешләр озак яшәү символы булып исәпләнә, һәм аны бик бай кешеләр генә ашый ала. Шунысы кызык, барлык илләрдә дә бу җимешне мандарин дип атап йөртмиләр. Мәсәлән, Америкада цитруслар гаиләсеннән булган барлык җиләк-җимешне дә “танжерлар” диләр.

Танжело, натсумкан, унишу, клеметина, сацумский – болары мандарин сортлары. Иң татлысы – сацумский мандарин. Ул Япониядәге бер урын исеме белән бәйләп шулай аталган. Ә төшсез мандарин яратучыларга унишу дигән сорт хуш килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев