МАтуР йомшаК дУС
Кушаматы: Маркус Фәнни атамасы: Нидерланд кәрлә куяны Отряды: куянсыманнар
Куяннарның бу төре эссене яратмый. Шуңа да аларның читлеген артык җылы урынга куймаска кирәк.
Читлекне көн саен чистартып торырга, ә атнага бер тапкыр куянның өен тулысынча юарга киңәш ителә.
Куян көн саен 1-2 сәгать иректә йөрергә тиеш. Ләкин игътибарлы булыгыз: ул бөтен нәрсәне кимерергә ярата! Йорт җиһазларына һәм үзенә зыян китерә күрмәсен!
Бу җанварларның йоны коелып бөтен өйне тутырмасын өчен, аларны атнага 1-2 тапкыр махсус тарак белән тарарга кирәк.
Куяннарның төп азыгы – печән һәм кечкенә ботаклар. Яшелчәне атнага 3-4 тапкыр, ә җиләк-җимешне 1-2 мәртәбә бирергә ярый. Куянның ризык савытында һәрчак чиста су булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев