Мәченең күзләре ник яна?

Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме? Песинең күзендә тапетум дип аталучы ялтыравыклы катлам бар. Ул көзгегә охшаган. Әлеге катламга эләккән яктылык кире кайтарыла. Мәченең күзләре бик аз күләмдәге яктылыкны да кире кайтарырга сәләтле. Шуңа да ул күзләр дөм караңгыда «янмый», бераз яктылык булганда гына ялтырый башлый. Сүз уңаеннан, кешенең күзләре дә яктылыкны кире кайтарырга сәләтле. Фотографияне кискен яктылык белән төшергәндә күз кызыл булып күренә бит әле. Бу нәкъ менә күзнең яктылык кайтару сәләте белән аңлатыла.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: