Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Менталь арифметика

Vатематикадан бирелгән мисалларны калькулятор кебек җитез исәплисең киләме?

Моның өчен сиңа абакус һәм тырышлык кына кирәк.

Тырышлыгы аңлашыла, ә абакус нәрсә соң, дисеңме? Бу – борынгы исәпләү җайланмасы. Ул безнең эрага кадәр үк барлыкка килгән! Абакус агач кыса, берничә вертикаль багана, бер горизонталь багана һәм бик күп төймәләрдән тора. Бу төймәләрне, ни өчендер, җир һәм күкнекенә бүлеп йөртәләр. Әлеге исәпләү җайланмасының сәерлекләре моның белән генә дә бетми! Бер күк төймәсе биш җир төймәсенә тиң икән. Абакуста теге яки бу санны күрсәтү өчен әнә шул төймәләрне горизонталь багана янына китерергә кирәк, ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев