Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Милл кием: әрмән костюмы

Әрмән халкының тарихы 9 нчы гасырга Урарт дәүләте чорына барып тоташа. Әрмәннәрнең яшәешендә сугыш чорлары мәдәни үсеш вакытлары белән алышынган. Гасырлар дәвамында әрмән гореф-гадәтләре формалашкан. Әрмәннәр фарсы, гарәп, грек халкы белән тыгыз элемтәләрдә торган. Аларның тәэсирендә әрмән мәдәнияте баеган. Киемнәрендәге үзенчәлекләр дә шулай барлыкка килгән.

Хатын-кыз костюмында озын күлмәк – халав төп элемент. Ул ян-яктан кыеклатып киселгән, җинәре киң һәм туры, ә муен тирәсе түгәрәкләп тегелгән. Халав астыннан киң ыштан – похан кигәннәр. Кияүгә чыкмаган кызлар кыска курткалар киеп йөргән. Ә кияүгә чыккан хатын-кызлар күкрәкчә кигән. Урамга чыгар алдыннан баштанаяк япма белән капланганнар. Аларның гәүдәләре бөтенләй дә күренеп тормаган. Бу япма юка йоннан тукылган. Кияүгә чыккач, зәңгәр төсле япма булса, кызлар ак япмадан йөргән. Кышкы айларда кызыл бәрхеттән тегелгән пәлтә кигәннәр.

Әрмәннәрдә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен каты тире кулланып очлы башлы поршни (трех) дип аталган аяк киемнәре теккәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев